Калдырыгыз мине. Юатудан юышкын гына…

Калдырыгыз мине. Юатудан юышкын гына.
Юатырлык түгел бүген күңел.
Бәйрәмме бу?! Мәтәмме бу?! Ни дип әйтим —
Җирдән киткәннәрнең туган көнен?!.

Ииииих, ачылыгы шушы югалтуның!..
Күкрәгемә сыя алмый йөрәк.
Юанырлык чара таба алмыйм.
Сабырлыклар сорыйм. Сагынудан йөдәп.

Яктылыгың җитми! Яхшылыгың!
Җаным сиңа сусый. Сулык-сулык.
Орчык кадәр тәндә Галәмдәй җан —
Яшәдең һәм киттең изге булып!..

Син туган көн бүген, Әбекәем!
( Синнән ихлас булсын тагын кемем?!):
» Озак димим, җегеткәйләр, сиксән бишкә кадәр
Ииих, яшәсәм иде!»- дигән идең…

Бүген ул көн. Үзең булсааааң… Бер җыелыр идек.
Үз тирәңә безне җыйнар идең!..
Дүрт баладан утыз ике булдык! Ике бүлмәле өй —
Алма төшәр урын калмас… Ә без сыяр идек!

Күлмәк алыр идем сиңа.Бик затлыны.
Шау чәчәкле! Әй, сөенер идең сабый кебек:
» Төсләремне ача! Күрше-күлән
Күз тидерер микән күреп?!»- диеп,

Кет-кет көләр идең. Шундый нурлы булып
Кылт итә дә искә төшә күнел тулып:
Сабый чагым. Түр карават. Таң беленә.
Ә син дөнья хәстәрендә иртүк торып.

Тәмен белеп. Кара бөдрә чәчләреңне үреп,
Һәм сөенеп имин туган көнгә.
Түрдә сервант. Бабакаем кырына да,
«Тройной» атлы затлы хушбуй сибә!

Радио гимн уйный. Көн башлана.
Якты хатирәләр! Онытылмый.
Алма бакчасында балачагым уйнап йөри-
Бер кайтасым килә дә бит… Булмый.

Булмый… Араларга ятимлекнең күксел күләгәсе төшкән.
Чабуымнан тарткан чакта үткән,
Тын кысыла. Туган бусагага
Ятып үксермен күк үксезлектән…

Гөрләп торган очта үле тынлык.
Өй аралаш тәрәзәләр ятим.
Асия апа-күрше ахирәтең әрни: «Их, Фатыймам!
Ташлап киттең, ялгыз иттең…» Ни хәл итим?!.

Ни хәл итим?! Сиңа сусау. Синсез сыкрау үтми!..
Сагынудан түгеләм дә китәм.
Син генә юк. Синең туган көндә синсез көзләр
Күз-керфегем чыкка манып киткән…

Эльмира Җәлилова.

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт